Гадәттән тыш шәхес
Яшьли зур хәрби дәрәҗәгә ирешкән җитәкче, үткен каләмле язучы, 39 яшендә юк ителгән Шамил Усмановның тууына 125 ел. Шул уңайдан язучының үз әсәрләрен һәм кызы А.Сагайдак-Усманованың китапларын тәкъдим итү әңгәмәсе узды. Китаплары күп тапкырлар басылган һәм төрле телләргә тәрҗемә ителгән язучының иҗаты онытылырга тиеш түгел.