Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Бишек җырлары - халкыбыз рухы.

30 сентябрьдә китапханәдә милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланган чираттагы мероприятие булды. Бишек җырларында әни кешенең өметләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, гадел итеп күрү теләге чагыла. Кече яшьтәге укучылар, аларның әниләре-әбиләре белән таныш бишек җырлары искә төшерелде, яңа язмалар тыңланды, бишек җырлары тупланган басмаларга күзәтү ясалды.