Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Аяусыз еллар корбаны

   Тууына 110 ел тулу уңаеннан прозаик Сөббух Рәфыйков иҗатына күзәтү уздырылды. Гомеренең күп елларын Сталин лагерьларында уздырган, ләкин сынмаган-сыгылмаган язучының яңадан язу эшенә кайтуы, кешеләргә ышанычын югалтмавы укучыларда зур соклану уятты.