Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Баш иябез сезгә, каһарманнар!

22 июнь көнне Чувашиле авылында һәйкәл янында Хәтер сәгате узды. Китап укучылар эзтабар язучы Шаһинур Мостафинның патриотик шигырьләре белән таныштылар. Соңрак, "Хәтер шәме" акциясенә кушылып, һәйкәлгә чәчәкләр һәм шәмнәр куелды.