Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Г.Тукай - халык күңеле көзгесе

Г.Тукай әсәрләренең төрле телләргә тәрҗемә ителүе -  Тукай шигъриятенең үлемсезлегенә, мәңге тере, яшь, заманча булуына өстәмә дәлилләр. 2021 елда, бөек шагыйрьнең тууына 135 ел тулу уңаеннан, Ленар Шәех җитәкчелегендә Г.Тукайның татар, рус, инглиз телләрендә "Сайланма әсәрләре" дөнья күрде. 26 апрель көнне шул китапларны укучыларга тәкъдим иттек.