Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Йөрәкләргә учак ягасың

Китапханәдә Укытучы һәм остаз елына карата күргәзмә эшли башлады. Ул ике өлештән тора. Беренчесе рус телендәге әсәрләрдән тупланды. Алар һәр заманда да кирәкле һәм катлаулы укытучы профессиясенең нечкәлекләрен ачалар. Икенче өлештә татар язучыларының татар һәм рус телендәге басмалары урын алды. Ул китаплар укучыларга укытучыны үз эшенең остасы, эчкерсез ярдәмче һәм остаз буларак күз алдына китерергә булышачак.