Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Әкиятче бабай

27 март көнне Чувашиле авылы китапханәсе балаларны "Әкиятче бабай" исемле күргәзмә янына җыйды. Ул Рабит Батуллага 85 яшь тулу уңаеннан оештырылды. Күргәзмәдәге китаплар балаларның гына түгел, әти-әниләренең дә күңеленә хуш килерлек.