Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Халык безне онытмады

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгының икенче көнендә китапханәнең яшь укучылары язучы, журналист, әдәбият белгече Мөхәммәт Галинең бер хикәясен укыдылар. Аның тууына 130 ел тулды. Кычкырып укыр өчен сайланган "Көтүчеләр" хикәясендә вакыйгалар 12 яшьләрдәге малай исеменнән бара. Шул рәвешчә, укучылар революциягә кадәрге балалар тормышы белән таныштылар.