Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Мин яратам сине, Туган илем!

Ел да укучыларның язгы каникулы вакытында үтә торган Балалар китабы атналыгы "Мин яратам сине, Туган илем!" дигән әхлак сәгате белән ачылды. Ул Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланды. Туган ягыбыз, туган җиребез,республикабыз турында әңгәмә кордык, бу темага карата мәкальләр, әдәби әсәрләр, җырлар, атаклы кешеләрне искә төшердек, илне ярату өчен кирәкле сыйфатларны барладык.