Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Яшәү нинди рәхәт!

1 март - Бөтендөнья кычкырып уку көнендә Дәрҗия Аппакованың "Гөлчәчәк белән Сандугач" әкиятен кычкырып укыдык. 14 мартта язучының тууына 125 ел тула. Беркадәр онытыла төшкән язучы Д.Аппакованың балалар өчен язган бөтен хикәя һәм әкиятләре миһербанлык, яктылык сирпеп тора, шуның белән алар балалар күңеленә якын.