Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

ТАССР

   30нчы ноябрьдә "Бөек Ватан сугышында катнашкан татар әдипләре" күргәзмәләр сериясенең соңгысы - дүртенчесе куелды. Бөтенесен дә күрсәтеп бетерү мөмкинлеге булмаса да, күпчелек укучыларга таныш язучыларны кертергә тырыштым. Гали Хуҗи, Бари Рәхмәт, Сибгат Хәким, Гамир Насрый, Атилла Расих, Афзал Шамов, Рафаил Төхфәтуллин, Мостафа Ногман, Зәки Нури, Мөхәммәт Садри, Мәхмүт Хөсәенне укучылар фронтовик язучылар буларак белерләр һәм күргәзмәдәге китапларын алып укырлар.