Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Яңа күргәзмә

Китапханәдә һәм ВКонтакте челтәрендә рәссам Фәридә Хәсьянова иҗатын яктырткан күргәзмә куелды. "Күңел җылым - балаларга" дигән күргәзмәнең төп өлешендә без рәссамны балалар китабын бизәүче буларак күрсәтергә тырыштык. Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, портрет, натюрмортлар язучы, "Ак Бүре" китабы өчен Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, "Агыйдел" җыентыгы өчен Мәскәүдәге "Китап сәнгате" бәйгесендә махсус диплом иясе булуы да күргәзмәдә өлешчә чагылды.