Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Яңа китаплар

Китапханәгә 89 исемдә яңа китап кайтты. Аларның 29ы - балалар өчен. М. Мәһдиев, Г. Ибраһимовның күптомлыклары, бөтенләй бүтән редакциядә "Татар халык ашлары", Илфак Шиһапов, Рәмзия Габделхакова китаплары, Г. Саттаровның "Татар исемнәре" сүзлегенең тулыландырылган варианты, Ф. Яруллинның яңа басмасы һ.б. бик күп кызыклы китаплар сезне көтә, кадерле китап сөючеләр!