Чернышевская сельская библиотека - филиал № 34

Шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 60 яшь.

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында туган. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын укытучы булып башлый. Ике дистә елга якын балаларга белем бирә, аннары күп еллар дәвамында укытучылар журналы – «Мәгариф»тә эшли. Хәзерге көндә «Татар—информ» Мәгълүмат агентлыгының татарча яңалыклар сайты редакторы. Сания Әхмәтҗанова – күпсанлы шигырь җыентыклары, популяр җырлар авторы.