Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Нур Әхмәдиев

Нур Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан АССРның Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 1965–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары, яңадан туган төбәгенә кайтып, 1970–1977 елларда Сарлы авылы мәктәбендә укытучы, Азнакай район комитетында бүлек мөдире, район радиотапшырулары студиясендә редактор булып эшли. Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиевнең исеме 70 еллар башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында басылган шигырьләре һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980, 1984 елларда шагыйрьнең ике китабы — лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Аһәң» һәм нәниләр өчен «Баллы яңгыр» исемле җыентыклары басылып чыкты.
2021 елның 25 августында паркинсонизм авыруыннан вафат. Туган ягы — Азнакай районы Әсәй авылы зиратында җирләнгән.