Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Кави Нәҗми

Кави Нәҗми, чын исеме Кави Һибәт улы Нәҗметдинов - танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.Язучы 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кормыш өязе Красный Остров авылында дөньяга килә. Кавига ике яшь чагында аның әтисе, нужадан качып, бөтен гаиләсе белән читкә чыгып китә. Идел буе, Кырым, Урал шәһәрләрендә, Алтай далаларында сезонлы эшче сыйфатында алты-җиде ел каңгырап йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1910 елда Актүбә шәһәрендә төпләнеп кала.
Монда Кави 6 еллык рус-татар мәктәбенә укырга йөри. Җәйге айларда тамак ялына төрле эшләрдә эшли.
Кави Нәҗми яшьтән үк Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал кебек күренекле язучыларның әсәрләре белән таныша. Шулар йогынтысында 1912 елны «Көз» исемле беренче шигырен яза, рус шагыйре А. О. Кольцовның «Урман» шигырен татарчага тәрҗемә итә.
1917 елның башында бер-бер артлы әтисе һәм әнисе вафат булгач, әле уналты яше дә тулмаган Кави ике энесен һәм сеңлесен ияртеп туган авылына кайта. Бөек Октябрь революциясен ул шунда каршы ала, аннары, озак та үтми, Казанга юл тотып, бер ел чамасы төрле эшләрдә эшләп көн күрә. 1918 елны «Эшче» газетасында берничә шигыре басылган Кави, белем дәрәҗәсен күтәрү теләге белән, 1919 елның башында Сембердәге педагогия курсларына укырга керә. Курсларны тәмамлагач, матбугат эшләрендә катнаша башлый. Тиздән гражданнар сугышына китә һәм ак интервентларга каршы көрәшә.
1923 елда Мәскәү Югары хәрби педагогия институтын тәмамлый. Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбендә сәяси фәннәр укыта, соңрак комиссар була. 1927 елда Казанда чыга торган «Кызылармеец» газетасында редактор булып эшли башлый.
Бу елларда язучы күп кенә хикәяләр, повестьлар яза. Аның әсәрләре Октябрь борылышына кадәрге тормышны һәм революцион хәрәкәтне («Миңлебикә кодагыйның кайгысы», «Кайтты»), гражданнар сугышы чоры вакыйгаларын («Чыныгу», «Иң соңгысы», «Шобага», «Яр буенда учаклар»), крестьяннарның колхозларга берләшүен («Якты сукмак», «Кояшлы яңгыр») чагылдыралар.
1932 елда Кави Нәҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыру комитетына сайлана. «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакторы булып эшли. Бөтенсоюз совет язучыларының Беренче съездында катнаша һәм татар матур әдәбияты турында доклад ясый. Съездда аны СССР Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлыйлар.
1941–1945 елларда ул Татарстан радиокомитетында эшли. Бөтен иҗат сәләтен фашизмны җиңү эшенә багышлый.
1949 елда Кави Нәҗми Казан эшчеләренең революцион көрәшкә катнашуларын сурәтләгән «Язгы җилләр» романын бастырып чыгара. Бу китап, шул чор татар прозасының күренекле әсәрләреннән берсе буларак, Дәүләт премиясенә лаек була.
К. Нәҗми тәрҗемәсендә татар телендә Александр Блокның «Двенадцать» («Уникәү», Казан, 1920) поэмасы, И. Уткинның шигъри җыентыгы («Шигырьләр», Казан, 1928), С. Маршакның балалар өчен язган күп кенә әсәрләре («Мистер Твистер», 1934; «Фронт почтасы», 1946 һ. б.) һәм башка рус классик һәм совет шагыйрьләренең аерым шигырьләре басылып чыга.
К. Нәҗми – гомере буе язучылык хезмәтен иҗтимагый-сәяси һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип. Шушы хезмәтләре өчен хөкүмәтебез аны орден һәм медальләр белән бүләкләде.
Кави Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була.