Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Мәхмүт Хәсәнов.

Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов – прозаик, драматург, публицист. Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп киләләр. Шунда Мәхмүт урта мәктәптә укый. Бөек Ватан сугышы чорында ул һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли. Әдәбиятка, театр сәнгатенә балачактан кабынган мәхәббәт 1944 елда уналты яшьлек эшче егетне Мәскәүгә — А.Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтына алып килә. Биш елдан соң, институтның актерлык факультетын тәмамлап, М.Хәсәнов Казанга кайта һәм Яшь тамашачылар театрында актер булып эшли башлый. Бер елдан аны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә чакыралар. Шул чорда (1949-1961) М.Хәсәновның исеме мәкаләләр, очерклар, хикәяләр авторы буларак та газета-журнал битләрендә еш күренә башлый. Ахырда ул, актерлык хезмәтен калдырып, бөтенләй журналистикага күчә: башта «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1952-1955 елларда Татарстан радиосында хәбәрче булып эшли. 1952 елда «Беренче хикәяләр» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Шуннан соң, 1953 -1956 еллар арасында, бер-бер артлы тагын берничә китабы — Татарстанның беренче нефтьчеләре тормышы һәм хезмәтенә багышланган «Яңа горизонт» повесте, «Бораулау мастеры» дигән күләмле очеркы, «Сөмбел» исемле хикәяләр җыентыгы, эшчеләр тормышыннан алып язылган «Урман шаулый», «Кыюлар юлы» дигән повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләр, әдәбиятта заман темасын яктыртудагы өлгерлек үрнәкләре буларак, әдәби тәнкыйтьтә дә уңай бәя алалар. Азнакай төбәгендәге эшчеләр, нефтьчеләр һәм авыл халкы белән якыннан аралашып яшәү М.Хәсәновның әдәби иҗатын яңа темалар белән баета. Монда ул үзенең иҗат мирасында күренекле урын тоткан «Саф җилләр» (1961-1963), нефть төбәгендә автострада төзүчеләр тормышын яктырткан «Юллар, юллар…» (1964), Кама автомобиль заводы төзелешенә багышланган «Кама таңнары» һәм «Инженерлар» (1973-1975), тарихи-революцион темага «Саумы, кояш!» (1973), авыл тормышыннан «Хәдичә» («Саф җилләр»нең икенче кисәге, 1972-1974), нефтьчеләр тормышы-хезмәте турындагы «Шөгеревләр» (1980) исемле романнарын иҗат итә. Боларга тагын яшь укучыларга атап язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Шайтан малае», «Без алтынчы «А»дан» повестьларын, «Ут-малай» әкиятен һәм «Динозаврлар өнендә», «Диас, Ильяс һәм робот Миаз» дигән фантастик әсәрләрен өстәргә мөмкин. Шулай да М.Хәсәновның иҗат мирасында иң төп һәм уңышлы әсәре итеп әле 1967 елда ук языла башлап, 1984 елда гына тәмамланган «Язгы аҗаган» романын исәпләргә кирәк. Тасвирланган тормыш материалының яңалыгы, вакыйгаларның һәм кеше характерларының драматик катлаулыгы һәм сәнгатьчә гәүдәләндерелеше белән бу роман әдип иҗатының гына түгел, шул чор татар прозасының да зур бер казанышы буларак бәяләнә. «Язгы аҗаган» әсәре өчен язучы 1988 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Гомумән, М.Хәсәновның мул иҗат мирасы тематик колачы һәм заманы өчен актуаль яңгырашы белән узган гасырның илленче-сиксәненче елларындагы татар әдәби процессының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
Ул 1990 елның 1 сентябрендә Кырымга язучыларның Күктүбәдәге иҗат йортына эшләргә һәм ял итәргә киткән җирендә кинәт вафат була, Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.
М.Хәсәнов — 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.