Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Габдрахман Әпсәләмов

Егерменче йөз совет чоры татар әдәбиятының иң популяр каләм осталарыннан берсе – язучы Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасының Краснослободск өязе (хәзерге Мордва Республикасының Рыбкин районы) Иске Аллагол авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Алты балалы ишле гаиләдә иң өлкәне булып, авыл мәктәбендә өч сыйныфны тәмамлауга ук ул, Мәскәүдә яшәүче туганнары янына китеп, укуын Н.Нариманов исемендәге 27 нче номерлы татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. Габдрахман Әпсәләмовның язучы булып китүенә Муса Җәлилнең йогынтысы зур була. Габдрахман Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул чагында беренче хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен яза. Аның тәкъдиме белән Максим Горький исемендәге әдәбият институтына керә. Ләкин институтны тәмамлауга, Ватан сугышы башлана.
Габдрахман Әпсәләмов сугышның башыннан ахырына кадәр сугышта катнаша. Иҗат эшчәнлеге дә чын-чынлап шушы елларда башлана. Сугыш елларында язылган әсәрләрендә әдип сугыштагы батырлыкны сурәтләсә, аннан соң иҗат ителгән романнарында күбрәк әлеге батырлыкның чыганакларын ачыклау белән кызыксына. «Алтын Йолдыз» (1948) – шундый романнарның берсе. 1951 елда Габдрахман Әпсәләмов татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин истәлегенә «Газинур» романын яза. Укучылар бу әсәрне яратып укыйлар. Язучының Ватан сугышы чоры вакыйгаларына нигезләнеп язылган өченче романы «Мәңгелек кеше» дип атала. Анда Бухенвальд үлем лагеренда булган хәлләр тасвирлана. Халкыбызның кыю йөрәкле улы Бакый Назимовның фашист тоткынлыгындагы көрәше күрсәтелә.
Сугыш турында романнар, повестьлар язганнан соң, язучы бүгенге тормышны сурәтләүгә күчә. 1958 елда аның Казан шәһәре кешеләре турында «Сүнмәс утлар» романы басылып чыга. Бу роман өчен Габдрахман Әпсәләмовка Тукай премиясе бирелде. Аннан соң бер-ике ел да узмый, язучы медицина хезмәткәрләре турында «Ак чәчәкләр» исемле яңа романын төгәлли. Әбүзәр Таһиров, Гөлшәһидә образларын укучылар бик яратты. Габдрахман Әпсәләмов шигыренә Җәүдәт Фәйзи язган «Гөлшәһидә» җыры хәзер дә яңгырый. «Ак чәчәкләр»дән соң Габдрахман Әпсәләмов укытучылар хезмәтен һәм тормышын яктырткан «Яшел яр» исемле яңа роман иҗат итә, бик күп мәкаләләр, хикәя, повестьлар яза. «Агыла болыт» романы Муса Җәлилгә һәм каһарман шагыйрьнең намуслы исемен кире кайтаруга зур көч куйган галим Гази Кашшафка багышлана.
Габдрахман Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була