Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Балалар швгыйре Шәүкәт Галиев

Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин — татар язучысы, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972). Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы (хәзер Апас районына керә) авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.
1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга.
1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы «Сабантуй» («Яшь ленинчы») белән хезмәттәшлек итә.

Танылган китаплары.

• «Шәвәли» (1965)
• «Котбетдин мәргән» (1971)
• «Заяц на зарядке» (1980 ел, Почётный диплом Ганса Христиана Андерсена, 1982 ел.),
• «Исәнме, дус!» (1985)
• «Кто играет на курае?» Стихи/пер.с татар.; рәссам А.Матрёшина.—М.:Дет.лит-ра,1985.—111б.
• «Сайланма әсәрләр» (1987)
• «Яңа көйләр» (1954)
• «Кичке утлар» (1956)
• «Уены-чыны бергә» (1966)
• «Дөресен әйткәндә» (1989)
• Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк – Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.
• Әдип «Мактау билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Әдип 2011 елның 7 маенда якты дөньядан китте.