Усадская сельская библиотека - филиал № 31

"Татар драматургиясе классигы"

Татар драматургиясенең классигы, артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел. Ул 1887 елның 15 сентябре, Тамбов губерниясе, Спас өязенең Таракановка авылы, хәзер Пенза өлкәсе Спас районы Аккүл-Тараклы авылында крәстиян гаиләсендә туа.
Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, 1900–1906 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә (Казан) укый.
1910 елда «Сәйяр» труппасына актер булып урнаша. Казанда узган кышкы гастрольләрдән соң шунда калган «Сәйяр» труппасы артистлары белән 1918 елда Татар драма артистлары труппасын оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә. 1920 елда З.Солтанов белән берлектә Самара шәһәрендә татар актерлары әзерләү өчен студия ача, 1921 елда студияне тәмамлаучылар белән бергә Оренбургта Г.Кариев исемендәге театр оештыра.
1922 елда аз гына вакыт Ташкентта эшли.
1922 елның көзендә Казандагы Беренче татар дәүләт театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.
1928–1929 елларда Әстерхан татар театры белән җитәкчелек итә.
1929 елдан Татар академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры.

1918 елдан режиссура белән шөгыльләнә башлый, үзе куйган спектакльләрдә реализм принцибын, ягъни спектакльнең тышкы күренешендә дә, характерлар үсешендә дә тормыш чынбарлыгына тугрылыкны эзлекле гәүдәләндерә.

1938 елда Тинчурин репрессияләнә, аның пьесалары озак еллар дәвамында тыела. 1938 елның 15 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була һәм үлгәннән соң аклана.