Усадская сельская библиотека - филиал № 31

25.08.- Туфан Миңнуллинның туган көне.

Миңнуллин Туфан Абдулла улы – күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.
Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туган.
1952 елда урта мәктәпне тәмамлый. Туган ягында хисапчы, бухгалтер булып эшли, чирәм җирләрдә эшләп кайта. 1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры килә.
Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.
Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә.
Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.
Туфан Миңнуллин депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле берничә чакырылышның беренче утырышларын татар телендә ачып җибәрә иде. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте,милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.
Туфан Миңнуллинга 1974 елда «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасы өчен яшьләрнең Муса Җәлил исемендәге премия, 1979 елда — Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе («Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы өчен), шулай ук 1979 елда — «Ай булмаса, йолдыз бар» исемле мелодрамасы өчен Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе тапшырыла. 1984 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы халык язучысы исеме бирелә.
Туфан Миңнуллин Татарстан һәм Русия атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның шәрәфле гражданины булды.
Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казанда вафат булды.