Усадская сельская библиотека - филиал № 31

"Курбан Байрам"

Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме (Ид әл-Әдха). Ул мөселман календаре һиҗри буенча Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана.

Хаҗ гамәле Корбан бәйрәме белән төгәлләнә. Бәйрәмне Мәккәдән ерак түгел Мина үзәнендә билгелиләр, ул өч көн дәвам итә.

Корбан бәйрәме вакытында мөэмин-мөселманнар корбан итеп тәкә яки башка мөгезле эре терлекне китерәләр.
Бәйрәмнең килеп чыгуы Ибраһим пәйгамбәрнең тормышы һәм аның эш-гамәлләре белән бәйле.

Пәйгамбәрнең 86 яшенә кадәр балалары булмаган, шуннан Исмәгыйль туган. Көннәрдән бер көнне Ибраһим төшендә бердәнбер улын корбанга китерергә тиешлеген күрә.

Аллаһ ихтыярына каршы килергә базмыйча, ул Мина үзәненә килә. Исмәгыйльне корбанга китерергә әзерләнә башлый. Исмәгыйль дә әтисенә каршы килми, Аллаһ ихтыярына буйсына.

Соңгы мизгелдә ул сынауны үттең, тугрылыгыңны расладың, дигән сүзләр ишетә. Корбан тәкәгә алыштырыла. Шулай итеп, Ислам динендә корбан китерү традициясе башланып китә.
Бәйрәмнең мәгънәсе Аллаһка якынаю, аңа иман китерү. “Корбан” сүзе мөселман традицияләрендә “якынаю” дигәнне аңлата. Традиция буенча, Корбан гаете көннәрендә дин юлындагы кешеләр ярату һәм шәфкатьлелек күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә тиеш.

Корбанга китерелә торган хайванның өчтән бер өлеше сәдака рәвешендә мохтаҗларга өләшенергә тиеш. Бу көнне туганнар, дуслар, күршеләр бер-берсенә кунакка барыша, һәр йортта бәйрәм табыны әзерләнә.
Балалар күңелендә дә бу бәйрәм матур, якты хәтирәләр белән урын алсын өчен, Усад мәчете, мәдәният йорты һәм китапханә  зурлап алар өчен бәйрәм оештырды. Бу елны бәйрәмне авылыбыз паркында оештырырга ният кылынган иде. Кунакларны, балаларны,  бик күңелле һәм мәгънәле бәйрәм тамашасы каршы алды.