Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Татар-Эйшесендә 23 февраль бәйрәменә багышланган ир-атларны хөрмэтләү кичәсе.

23 февраль бәйрәме уңаеннан Татар-Әйшәсе клубында тантаналы кичә үтте. Авылыбызнын активына, Иске-Казан җирле советы депутаты, безнен хөрмәтле авылдашыбыз Нургалиева Рилия Данияловна бу бәйрәмдә урта буын ир –атларыбызны хөрмәтләргә такъдим итте. Кичәнең барышы  концерт номерлары, конкурслар hәм презентация белән урелеп барды.

Кадерле  ир - атларыбызны  Рилия Данияловна чын күңелеңнән бәйрәм белән котлады,  hәм үз исеменнэн аларга истәлекле буләкләр тапшырды.

Шушы бәйрәмне әзерләп  үткәрер өчен, Нургалиевләр гаиләсе безгә ярдәм кулын сузып, кыйбатлы заманча музыкаль hәм видеотехниканы буләк итте.