Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Ромашкалар ясыйбыз

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан малайлар һәм кызлар асфальтта ромашкалар ясадалар. Китапханәче гаилә турында балалар китаплары белән таныштырды һәм ромашканың өй учагын һәм гаилә бәхетен, мәхәббәтне һәм тугрылыкны символлаштыруын сөйләде. Шуңа күрә һәр бала үз чәчәгенең аеруча матур булуын теләгән. Өстәвенә, асфальтта акбур белән рәсем ясау-зур рәхәтлек, бу уңай һәм матур кәеф. Ә ромашкалар  аланы 8 июль бәйрәменә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә искиткеч бүләк булды.