Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Сугыш ялкынында кеше булып калу

Совет һәм белорус язучысы Василий Владимирович Быковның тууына 100 ел тулу уңаеннан Татар-Әйшәсе авыл китапханәсендә аның тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар игътибарына сугыш елларындагы рәхимсез хакыйкать белән сугарылган әсәрләр җыентыклары тәкъдим ителде. Китапханәче В. Быков иҗаты белән таныштырды һәм атаклы хәрби повестьларга күзәтү үткәрде.