Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Китапханә, спорт һәм китап

Без барыбыз да спорт-ул тормыш дигән сүзләрне күп тапкырлар ишеттек. Һәм бу чыннан да шулай. Чөнки физик активлык-хәрәкәт, бу энергия, бу рух һәм тән күтәренкелеге. Физкультура һәм спорт – ул милләтнең сәламәтлеге, җәмгыять һәм дәүләт цивилизациясе дәрәҗәсе күрсәткече.

Физкультурачылар көне алдыннан Татар Әйше авыл китапханәсендә спорт, дөрес туклану, физик күнегүләр, чыныгу турында китаплар тәкъдим ителде Һәм китап күргәзмәсе күзәтүе узды. Китапханәче физик культура белән шөгыльләнүнең файдасы һәм көн режимын саклау, даими физкультура белән шөгыльләнү кешене көчле, актив һәм физик яктан сәламәт итү турындп сөйләде.