Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Балачак бәйрәме

1 июньдә Татар-Әйшә авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен «Балачак бәйрәме» дигән уен программасын үткәрде.

Балаларга кунакка танылган мультфильм геройлары Симка һәм Нолик килә. Балалар белән бергә алар дәртле биюләр бииләр, күңелле уеннар һәм эстафеталар уйныйлар. Балалар өчен шулай ук төрле мастер-класслар һәм җәйге уку өчен китап яңалыклары белән күргәзмә күзәтүе оештырылды. Фиксиклар балаларга һәрвакыт дус һәм бердәм булырга теләделәр һәм барысын да татлы бүләкләр белән сыйладылар.