Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Бөтендөнья тәмәкесез көн

Бөтендөнья тәмәкесез көнендә Татар Әйшәсе китапханәсендә китап күргәзмәсе күзәтүе белән сәламәтлек сәгате узды. Китапханәче тәмәке тартучылар саны, тәмәке таралу тарихы турында статистика белән таныштырды. Авыл ФАПы фельдшеры тәмәке тартучыларның үз сәламәтлекләренә нинди зыян китерүләре, яшьләр арасында киң таралган электрон тәмәке тартуның зыяны турында сөйләде. Чарага күргәзмә ясалды, китапханәче тәмәке тартудан ничек баш тартырга кирәклеге турында киңәшләр булган китапларга күзәтү үткәрде.