Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Анда могҗизалар, анда китаплар күп…

Татар-Әйшә китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган китапханә дәресе китапханәдә уздырылды. Китапханәче белән бергә балалар китапханәнең серле Һәм кабатланмас дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар, анда Татар-Әйшә китапханәсе тарихы, беренче китапханәче, куллану кагыйдәләре турында таныштылар. Ахырда, китапханәче кечкенә укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, анда яңа, якты, төсле балалар китаплары тәкъдим ителде.