Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

«Җир - безнең йорт»

Пушкин картасы проекты кысаларында китапханә «Җир - безнең йорт» экологик квестын үткәрде. Уен башланыр алдыннан китапханәче бүгенге көннең төп экологик проблемалары һәм һәркемнең бурычы табигатьне саклау икәнлеге турында сөйләде. Аннары катнашучылар, ике командага бүленеп, белемнәрен, зирәклеген һәм бердәмлеген күрсәтергә кирәк булган станцияләр буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Чара «Табигатьне ярат һәм сакла» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү белән үрелеп барды.