Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Без Тукай оныклары

25 апрельдә Татар-Әйшә авыл китапханәсе Коркачы авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә Иске Казан урта мәктәбендә үткән бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган укучылар бәйгесендә жюри әгъзалары сыйфатында катнашты. Конкурс балаларның иҗади потенциалын һәм татар телендә нәфис уку һәм театральләштерү өлкәсендәге гамәли казанышларын күрсәтте. Ахырда, традиция буенча, бөтен зал татар халкының гимны булган  Туган тел җырын басып башкарды.