Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Ул әкиятләре белән үзен данлады

Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә Иван Крыловның тууына 255 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

Иван Андреевич иҗаты белән һәркем таныш. Әкиятләрдәге канатлы фразалар безнең тормышыбызга күптән һәм уңышлы керде.

Ул әкият язучы, журналист, нәшриятчы, китапханәче, Петербург Фәннәр академиясе академигы була. Халык тормышын күзәтеп, халык теленнән, мәкальләрдән һәм әйтемнәрдән Иван Андреевич әкиятләр өчен сюжетлар җыя.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан укучылар әкият язучының тормыш һәм иҗат юлы турында беләләр һәм әкиятләрне уку өчен ала алалар