Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Гайдар геройлары илендә"-

"Гайдар геройлары илендә"- Аркадий Гайдарның тууына 120 ел уңаеннан.
Безнең авылыбыз китапханәсендә Икенче бөтендөнья сугышы тарихындагы фаҗигане чагылдыручы китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Документаль һәм әдәби китаплар Холокост турында сөйлиләр, ул вакытта тулы бер халыклар геноцидка дучар ителгән, кешелеккә каршы җинаятьләр корбаннары булган. Бернинди гаебе булмаган кешеләр үз милләте аркасында гына кичергән тән һәм җан газаплары бүгенге көндә яшәүчеләрнең акылын һәм җаннарын тетрәндерә.
Китапханәче бу турыда менә нәрсәләр сөйләде: "Без тарихның бу караңгы битләрен - Холокост исеме астындагы фаҗига турында истә тотарга тиеш. Кешелек дөньясына фашизм китергән санап бетергесез бәла-казалар безнең хәтердә сакланырга тиеш. Балаларыбыз, оныкларыбыз хакына! Акыл һәм тормыш тантанасын яклау хакына", - дип ассызыклап аңлатма бирде.
Күргәзмәне ул барлык буын кешеләренә таныш булган рус Совет балалар язучысы Аркадий Гайдарга багышлаган иде. Күргәзмә "Гайдар геройлары илендә" («В стране героев Гайдара») дип исемләнгән иде.
Анда Гайдарның иң танылган әсәрләре урын алган. Балалар өчен язган әсәрләрендәге геройлары хәзерге кебек үк яшь малайлар һәм һәм яшь кызлар, кырыс сугыш чорының авырлыкларын алар үз җилкәләрендә күтәрәләр. Бу әсәрләр балаларга яхшылык, яманлык кайда икәнен әйтеп күрсәттеләр, аларны кешеләргә ярдәмгә килергә, көчсезләрне якларга, гадел һәм тугры дуслар булырга, намуслы хезмәт итәргә һәм безнең гаять зур Җирне сакларга өйрәттеләр дип ышанабыз.