Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Яна ел килә 2024"

"        Сау бул иске ел, исәнме Яна ел  2024"
Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.

Көтәбез без, әйдә, килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

Исәнме, саумы, Яңа ел!
Сагынып көтәбез күптән.
Ак кар булып бәхет яусын
Һәркемгә зәңгәр күктән.

Язсын сөйгән халкым белән
Туган телне сакларга.
Горур булып, «Без – татар» дип,
Бер-беребезне якларга.