Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

1 ДЕКАБРЬ - СПИДКА КАРШЫ БӨТЕНДӨНЬЯ КӨРӘШ КӨНЕ

1 ДЕКАБРЬ - СПИДКА КАРШЫ БӨТЕНДӨНЬЯ КӨРӘШ КӨНЕ
Бүгенге көндә СПИД турында кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты янаучы глобаль эпидемия буларак сөйлиләр. Бу авыру беренче тапкыр 1981 елның 5 июнендә Америкада теркәлә Һәм 1988 елдан бу чиргә каршы көрәш турында медицина - профилактик чаралар уздырыла башлый. Авыруга каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала.
Кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлату максатыннан, Ташлы Кавал мәдәният хезмәткәрләре аңлатмалы эш алып бардылар. Алар буклетлар ясап тараттылар. Авылыбыз фельдшеры Валиуллина Гөлнар яшь буынга бу куркыныч инфекциянең ни рәвешле йогуы, аннан саклану юллары турында аңлатты. Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре блиц-сорашу уздыру өчен сораулар тараттылар, шул сорауларга алынган җаваплар буенча нәтиҗәләр чыгарып, аңлату эшләре алып барачаклар.
"Гомернең һәм сәламәтлекнең кадере - аны югалткач кына арта" - дигән акыллы сүзләрне искә аласыбыз килә. Безгә бирелгән гомерне ялгышлардан башка гына уздырсак иде дигән теләктә калабыз.