Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Әниемә буләк"

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе – Әниләр көне дип билгеләп үтелә. Гомумән, бу көннәрдә һәр гаиләдәге кебек, бер генә мәктәп тә, бер генә балалар бакчасы да, шулай ук бер генә мәдәният учагы да әниләр бәйрәмен читләтеп үтми торгандыр. Һәркайда бәйрәм чаралары уза. Безнең дә авыл җирлегендәге мәктәптә дә, балалар бакчасында да әлеге бәйрәм уңаеннан төрле чаралар уздырылды. Балалар әниләренә булган ярату хисләрен шигырьләр, җырлар, биюләр аша аңлаттылар, видеокотлаулар әзерләделәр.
Безнең мәдәният йортында да балалар үзләренең әниләре турында, аларның изгелекләре, яхшы гамәлләре турында сөйләделәр, әниләр турында мәкальләр әйттеләр. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләделәр