Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

4 ноябрь - Русиядә Халыклар бердәмлеге көне."Бердәм булыйк бергә булыйк"

   "Бердәм булыйк- бергә булыйк".  4 ноябрь - Русиядә Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн бүгенге Русиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул, илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапхәнә белән мәдәният йорты берлектә балалар белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында төрле милләт халыкларының дус-тату булып, һәрберсенең илебез тормышында үз урынын алып яшәве, мәдәнияте, гореф-гадәтләре саклануы турында сөйләнде. Бәйрәмнең дәвамы итеп, аңлату эшләренең нәтиҗәләрен белү максаты белән, онлайн викторинада катнаштык һәм югары нәтиҗәләргә ирештек. Соңыннан тынычлык атрибутларын чагылдырып торган рәсемнәр ясап, шулардан стенд төзедек.