Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

“Без барыбыз да наркотикларга каршы!”

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шул уңайдан, бүген безнең мәдәният йортында да шушы афәткә каршы даими көрәш алып бару максатыннан, “Без барыбыз да наркотикларга каршы!” - дип исемләнгән профилактик чара үтте. Балаларга тирәнтен аңлату шарты белән китапханә хезмәткәре агитацион китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алган иде. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү иде.
Укучыларга шәһәребез башлыгы Илсур Метшинның: “Балаларда кечкенәдән үк наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк!” - дигән сүзләренең асылына төшенү өчен әңгәмә дә уздырылды.
Китап укучылар әңгәмәдә бик актив катнашып , анкета сорауларына җаваплар бирделәр. Уздырган аңлату эшләребез нәтиҗәле булса иде дигән теләктә калабыз.