Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

1 сентябрь — Белем бәйрәме!

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да чын күңелдән 1 сентябрь — Белем бәйрәме белән котлыйм. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телим. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!
Бүген бит белем бәйрәме!
Сентябрьнең бересе!
Мәктәпкә баралар бүген
Олысы да, кечесе.

Чәчәк бәйләмнәре тоткан
Урамдагы һәр бала,
Зур уңышлар теләп кала,
Барсына ата-ана!

Беренчеләр шатланалар,
Укучы булдык, диләр,
Унберләргә бераз моңсу,
Соңгы елыбыз, диләр.

Чакыра бар балаларны,
Кыңгырау классларга,
Бүгеннән, Белем көненнән,
Уку елы башлана!

Сәламәтлек һәм сабырлык
Һәрвакыт юлдаш булсын!
Хәерле юл барчагызга,
Бәйрәмнәр котлы булсын!
Фәймә Зайнуллина

1сентябрь белем көнен без менә шушындый матур теләкләр ,  матур  шигырьләр сөйләп , башлап  җибәрдек без яңа уку елын.Хәерле сәгатьтә .