Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Россия флагы көне.

22 август - Россия дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәдәният йортында да аңлатмалы әңгәмә узды.
Россия флагы Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ул өч төстән гыйбарәт: ак төс - азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт дигәнне белдерә. Балалар үзләренең фантазияләреннән чыгып темага туры килгән рәсемнәр ясадылар. Һәр баланың рәсеме игътибарга лаек булды. Ул балаларда үз- үзләренә карата ышаныч уятты.