Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык

ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Кош канаты-пар белән, ир канаты-яр белән.
ГАИЛӘ- ул җан тынычлыгы таба торган урын.
ГАИЛӘ- ул бик нык яраткан эшеңне эшләп арыганнан соң, йөрәгеңә тынычлык, шифа бирә торган бик изге бер урын.
ГАИЛӘ- ул менә шушы дөнья мәшәкатьләреннән, борчуларыннан, дөнья тигезсезлеге, гаделсезлек, хәсрәтләнүләрдән ял итә торган урын.
ГАИЛӘ -5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. ГАИЛӘ ул- Әти-Әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер ук фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Гаиләләрегезгә иминлек,муллык, татулык,дуслык, ныклы саулык-сәламәтлек телибез!
Балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын!