Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

"Тарихи эзләр"-музейларга әдәби күзәтү.

18 май - Музейлар көне уңаеннан"Тарихи эзләр"-музейларга әдәби күзәтү.
“Музей” сүзе грек теленнән алынган, рус теленә “храм муз” дип тәрҗемә ителә. Музейларда халыкның тарихы, рухи мирасы саклана.

Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.

Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.