Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Язучы Фоат Садриевка 80яшь."Язасы да әле язасы"

Язучы Фоат Садриевка 80яшь."Язасы да әле язасы"

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Үз авылларында җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә. 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981 —1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта.

Фоат Садриевның «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле беренче комедиясе 1970 елда «Идел» әдәби альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң...», «Кондырлы кодачасы» исемле пьесаларын яза. 1976—1980 елларда аларның өчесе дә Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә куела. 1981—1982 елларда автор авыл тормышыннан «Иртәгә нидер булачак» һәм «Тозлы бал» исемле драмаларын иҗат итә. Ул хикәяләр дә яза. Аның хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан образлары, йөгерек теле һәм халыкчан юморы белән җәлеп итә.