Балачакның гамьсез дөньясы
1нче июнь көнне Дачное авыл китапханәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Яшь укучылар өчен төрле яшьтәге балалар өчен илебез һәм чит ил авторлары китаплары тәкъдим ителде. Балаларны яклау көне - балаларның үзләре өчен күңелле бәйрәм генә түгел, бу җәмгыятькә бала хокукларын яклау кирәклеге турында искә төшерү дә.