Җир барыбыз өчен дә бер!
22нче апрель көнне Дачное авыл китапханәсендә Бөтендөнья җир көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Матур, иллюстрацияләнгән китаплар гаҗәеп хайваннар, гадәти булмаган бөҗәкләр, киң елгалар һәм иксез-чиксез океаннар турында сөйләде. Балалар планетаның нинди ресурслары байлыгы, табигатькә сакчыл караш, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау, дөньяда экологик проблемалар белән таныштылар.