Фән серләрне ача
Дачное поселогының авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган әңгәмә узды. Китапханәче фән һәм фәнни эзләнүләрнең кешелеккә нинди файда китерүе турында сөйләде. Балалар яңа ачышлар кешеләрнең тормышында: техникада, медицинада, төзелештә һәм башка күп кенә өлкәләрдә технологияләр үсешенә нигез салганын белделәр.