Сәламәтлек.
8нче апрель көнне Дачное авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган әңгәмә узды. Кеше өчен сәламәтлек - төп кыйммәт. Китапханәче укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Аннары яшь укучыларга сәламәтлек, гигиена, спорт турындагы табышмакларга һәм мәкальләргә җавап бирергә тәкъдим итте. Әңгәмә азагында китапханәче сәламәт яшәү рәвеше белешмәлекләре белән буклетлар таратты.