Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!
30нче март көнне Дачное авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә узды. Сәламәтлек - һәр кешенең аерым һәм бөтен җәмгыятьнең бәһасез байлыгы ул. Балалар өчен китапханәче сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, чыныгу, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында әңгәмә әзерләде.