Яраткан хатын-кызларга багышлана
7нче март көнне Дачное авыл китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге хатын-кызларның гүзәл бәйрәме: кадерле һәм сөйкемле әниләребезгә һәм әбиләребезгә мәхәббәт һәм рәхмәт белдерүебез. Китап күргәзмәсендә хатын-кызлар да, кызлар да, әбиләр дә үзенә кирәкле китап таба алдылар. Чөнки монда кулинария, психология, шыгырьләр, романтик әсәрләр, сәламәтлек турында китаплар тәкъдим ителде.