Туган сүзләр дөньясында
21нче февраль көнне Дачное авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган сүзләр дөньясында» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Россия күпмилләтле ил, анда төрле телләр яңгырый, төрле мәдәниятләр яши. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, тарихын аңлый ала.